Райондашлар колагына: яшел тәмләткечләрнең файдасы

Яшел тәмләткечләрнең файдасы турында электән үк белгәннәр.

Әбүгалисина базиликны организмга ничек тәэсир итәсен үзе белә дип язып калдырган. Укроп, петрушка, кинза да аңардан калышмый. Бер бәйләм яшел тәмләткечтә витаминнар да, микроэлементлар да бар. Алар шулай ук минераль тозларга бай. Калий тозы йөрәк, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, организмнан артык сыеклыкны чыгара, сидек кудыру үзлегенә ия.

Петрушкада С витамины лимонга караганда дүрт тапкырга артыграк. Базиликта, С витаминыннан тыш, К, Е витаминнары, каротин да бар. Яшел тәмләткечләрдә антиоксидантлар да күп. Алар, нигездә, яфракларга яшел төс бирә торган каротиноидлар һәм хлорофиллар. Антиоксидант иң күбе яфракларына кызгылт, шәмәхә төс кергән тәмләткечләрдә була. Әйтик, шәмәхә төстәге базиликта һәм салат яфрагында. Бу төр антиоксидант, ягъни антоцианнар базилик белән салатның файдалы үзлеген тагын да арттыра.

Петрушка, укроп, салат, кинза, базиликта эфир майлары да бар. Бигрәк тә укропта. Шуңа да кайбер очракларда дару составына да кертәләр. Укроп эчәклектә газ җыелу процессын киметә.

Яшел тәмләткечләрне көненә бер бәйләм ашарга кирәк. Әмма аны берьюлы ашарга димәгән, көне буена һәр ашауда чи килеш кулланыгыз. Киптерелгән, консервланганнарында витаминнар бераз югала.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yashel-tmltkechlrne-faydasy-turynda

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде