САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар керемнәре турында хәбәр итәргә тиешләр

2019 елның 30 апрелендә декларация кампаниясе төгәлләнә. Шушы көнгә кадәр 2018 елдагы керемнәр турында декларация тапшырып бетерергә кирәк.

Аны милке булып 3 елдан кимрәк вакыт торган күчмә һәм күчемсез милекне (2016 елның 1 январеннән соң сатып алынган күчемсез милек өчен – 5 ел), кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталындагы өлешне сатудан, фатир, бүлмә яисә башка милекне арендага биреп торудан, бүләккә алынган (бүләк итүче һәм алучы, РФ Гаилә кодексы нигезендә, бер гаилә әгъзалары яисә якын туганнар булмаган очракта), лотереядә отудан керем алган кешеләр, шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр тапшыралар. Декларация яшәү (теркәлү) урынында салым органына тапшырыла. Аны салым хезмәтенең рәсми сайтында шәхси кабинет аша да, почта аша да (җибәрелгән документларның исемлеге белән) юлларга мөмкин. 
Декларацияне әлеге сроктан соңарып тапшырган очракта җаваплылык –соңарган һәр тулы һәм тулы булмаган ай өчен, түләнергә тиешле салымның 5 проценты күләмендә штраф салу каралган. Әмма ул күрсәтелгән сумманың 30 процентыннан артыгарк һәм 1000 сумнан кимрәк була алмый. Декларация буенча исәпләнгән салым 2019 елның 15 июленә кадәр түләнергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев