САРМАН
  • Рус Тат
  • Райондашлар финишны алдылар

    Бүген Сарманның "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында "Татарстан кроссы-2019" йөгерү ярышлары узды.

     Район беренчелегенә ярышларда стартка 300дән артык кеше басты. Йөгерешләр унбер яшь төркемендә үткәрелде. Аларның "Өченче яшь" дигәне дә бар иде, анысында өлкәннәребез үзара көч сынашты. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләргә грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Хәер, бу көнне һәркем үзен җиңүче дип тойгандыр - ялкаулыкның, төшенке кәефнең әсәре дә юк иде.

    Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: