САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар өчен балык тоту серләре

Балык тотуның борынгыдан калган кагыйдәләре юк.

Беренче уңышсызлыклардан ук күңелне төшермәскә генә кирәк. Алар, гадәттә, балыкны тиешле вакытта, тиешле урында тотмау аркасында була. Вакытына карап, балык ярга якынрак яисә аннан ераграк йөзеп йөри. Балык тотар өчен иң яхшы урыннар - буа, күпер, суга баткан агач кәүсәләре янында, елга һәм инеш тамакларында. Балыкчы өчен елның иң әйбәт вакыты - ташу беткән, ләкин әле су тонарга өлгермәгән чор. Һава торышы үзгәрмичә торса, көннәр гәрчә явымлы, җилле булганда да, балык яхшы эләгә. Көньяктан җылы һәм көнбатыштан йомшак җил искәндә балык күп тотыла. Киресенчә, җил төньяктан яисә көнчыгыштан булганда, зур уңышка исәп тотмагыз. Хәзер без балык тоту әсбапларын (хәтта җимгә кадәр) сатып алу ягын карыйбыз. Калкавыч, батыргыч, бигрәк тә кармак сабын үзең ясаганда, балык тотуның кызыгы, романтикасы арта шикелле. Кармак сабына арташ, шомырт яисә чикләвек ботагын сайлыйлар. Миләш агачыннан ясалган кармак сабы да начар түгел. Нарат белән зирек исә бу эшкә ярамый. Кармак сабын көзен әзерләргә кирәк. Кисеп алынган ботакның яртысын кайрысыннан чистарталар, калган яртысын чистартмый калдыралар. Тагын бер киңәш: балыкка барганда ачык төстәге киемнәр кимәскә кирәк. Балык яхшы күрә һәм су буендагы кискен авазларны бик тиз ишетә. Шуңа күрә тәҗрибәле балыкчылар суга артык якын килмәскә, шаулашмаска тырышалар.
ЧЫГАНАК

Реклама

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X