САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар, белеп торыгыз:юл билгеләрен кечерәйтәләр

Россиядә шәһәр урамнарындагы юл билгеләрен кечерәйтәчәкләр. Мондый карар юл куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясендә кабул ителде, дип хәбәр итә «Риа Новости». Ел ахырына кадәр дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителергә тиеш. Аннан соң урамнардагы юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк булачак. Бүген аларның зурлыгы 70-90 сантиметр булса, киләчәктә киңлеге һәм...

Россиядә шәһәр урамнарындагы юл билгеләрен кечерәйтәчәкләр. Мондый карар юл куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясендә кабул ителде, дип хәбәр итә «Риа Новости».

Ел ахырына кадәр дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителергә тиеш. Аннан соң урамнардагы юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк булачак. Бүген аларның зурлыгы 70-90 сантиметр булса, киләчәктә киңлеге һәм биеклеге 40-50 сантиметрга кадәр кечерәйтеләчәк. Бу шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту, урамнарны артык «чүп-чар"дан арындыру максатында эшләнә.

Сынау рәвешендә Мәскәүнең биш урамында юл билгеләре инде үзгәртелгән. Шулай ук Санкт-Петербург, Владимир һәм Свердловскида да юл билгеләре кечерәйтелеп куелган урамнар бар. Тәҗрибәне бөтен ил буенча уздырырга ниятлиләр.

https://vk.com/atannary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев