САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар белеп торыгыз: кара миләш кан тамырларын чистарта

Кан тамырларына яссы төерләр утырганда 1 килограмм кара миләшкә 700 грамм шикәр комы кушып әзерләнгән катнашманы көнгә 2-3 тапкыр йөзәр грамм кабул итегез.

Хәлсезлек, азканлылык күзә­телгәндә һәм күптөрле шифалы матдәләр җитеш­мәгәндә кара миләшне кара карлыган белән бергә көнгә 2-3 тапкыр 250 грамм ашагыз.
Кан басымы югары булганда, кара миләш суын 10 көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 50шәр грамм эчегез.
Кыш көне сәламәтлекне ныгытучы чара буларак, кипкән кара миләштән төнәтмә әзерләгез. Төнгелеккә 2-4 аш кашыгы кипкән кара миләшкә 2 стакан яңа кайнап чыккан су салып, ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр эчегез.
Эч катканда кара миләш өстенә шикәр комы салып, суты бүленгәнче тотыгыз. Сут әчемәсен өчен спирт (500 миллилитр ширбәткә 25 миллилитр спирт) өстәгез. Төнәтмәне иртән ач карынга суга кушып эчегез. Эч йомшарганчы шулай дәваланыгыз.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/kan-tamyrlaryn-chistarta/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев