САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондаш егетләр ил сагына китәләр

Бүген, 24 апрель көнне, район үзәгендәге “Сарман” кинотеатрында райондаш егетләрне армия сафларына озату тантанасы үткәрелде.

Булачак ил сакчыларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова сәламләделәр, иң изге теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов егетләргә ныклык һәм яхшы хезмәт итүләрен теләде. Илнур хәзрәт хәер-догаларын җиткерде, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, район буенча әфган сугышы ветераннары рәисе Радис Якупов, чечен сугышы ветераннары советы рәисе Рушан Исламов, ДОСААФның Сарман җирле оешмасы советы рәисе Альберт Хаҗиев, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, әфганчы Хәлил Миргалимов, армиядә хезмәт итеп кайткан Салават Минһаҗетдинов, әти-әниләр исеменнән Гөлфия Исламова егетләргә сәламәтлек, ихтыяр көче, яхшы хезмәт итүләрен теләделәр. Армиягә китәчәк Айназ Әхмәтшинның да очрашуда катнашучыларга әйтер сүзе бар иде.
Армиягә китәчәк егетләр өчен иң матур җырлар һәм биюләр башкарылды, бик күп матур теләкләр әйтелде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев