САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондагы машиналарның "бабасы"на 130 яшь тулды

Мон­нан нәкъ 130 ел элек - 1886 ел­ның 29 гыйнварында не­мец ин­же­не­ры Карл Бенц үзе­нең бе­рен­че ав­то­мо­би­ле­нә па­тент ала. Бенц­ның бе­рен­че ав­то­мо­би­ле би­ек өч тәгәр­мәч­ле ике урын­лы эки­паж бу­ла. Аның авыр­лы­гы 250 ки­лог­рамм тәш­кил итә. Ма­ши­на­га ин­же­нер үзе­нең яңа мо­то­рын куя. Ул ма­ши­на­ның тиз­ле­ге - сә­га­те­нә 16 ки­ло­метр - хә­зер...

Мон­нан нәкъ 130 ел элек - 1886 ел­ның 29 гыйнварында не­мец ин­же­не­ры Карл Бенц үзе­нең бе­рен­че ав­то­мо­би­ле­нә па­тент ала.

Бенц­ның бе­рен­че ав­то­мо­би­ле би­ек өч тәгәр­мәч­ле ике урын­лы эки­паж бу­ла. Аның авыр­лы­гы 250 ки­лог­рамм тәш­кил итә. Ма­ши­на­га ин­же­нер үзе­нең яңа мо­то­рын куя. Ул ма­ши­на­ның тиз­ле­ге - сә­га­те­нә 16 ки­ло­метр - хә­зер ел­маю ту­ды­ра, тик ул ва­кыт­та бу бик ал­га кит­кән ко­ры­лыш са­на­ла. Эки­паж­га тан­та­на­лы рә­веш­тә Motorwagen исе­ме би­ре­лә.

1885 ел­да Карл эки­паж­ны Ман­гейм шәһә­ре бюр­гер­ла­ры­на күр­сә­тер­гә уй­лый, тик бу идея җән­җал бе­лән тә­мам­ла­на - мо­тор та­вы­шын­нан кур­кып, ит­че­нең аты йөк­не аудара. Карл бо­зыл­ган то­вар­ны са­тып алырга мәҗбүр була һәм ав­то­мо­би­лен ка­мил­ләш­те­рә баш­лый.

1886 ел­ның 29 гыйнварында, күп­төр­ле сы­нау­лар һәм өс­тә­мә эш­ләү­ләр­дән соң, Motorwagen Гер­ман Им­пе­ра­тор па­тен­тын ала. 1887 ел­да дөнь­я­да­гы бе­рен­че ав­то­мо­биль Па­риж­да­гы күр­гәз­мә­дә кат­на­ша.

Мон­дый ма­ши­на­лар өчәү ге­нә яса­ла, алар­ның ике­се юк­ка чы­га (ур­лан­ган бу­лу­ла­ры их­ти­мал), ә өчен­че­се Мюн­хен­да­гы Гер­ман му­зе­ен­да то­ра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев