САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алачаклар

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2005 елның 26 октябрендә чыккан резолюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 15 ноябрьдә билгеләп үтелә. 2015 елның ун ае эчендә район территориясендә 37 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч кешенең гомере өзелде, 63 кеше төрле...

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2005 елның 26 октябрендә чыккан резолюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 15 ноябрьдә билгеләп үтелә.

2015 елның ун ае эчендә район территориясендә 37 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч кешенең гомере өзелде, 63 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Чамадан тыш тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, исерек килеш руль артына утыру кебек кагыйдә бозулар һәлакәтләрнең төп сәбәпчеләре булып торалар. Үлем очраклары нәкъ шул кагыйдә бозу очраклары аркасында булды.

Юлда иминлек булдыруга юнәлтелгән күп төрле чаралар курелсә дә, менә шундый аяныч хәлләр булып тора. Мондый хәлләр булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кышкы сезонга керү бигрәк тә күп игътибар сорый. Шоферлар тизлек режимын бозмасалар, ике транспорт чарасы арасындагы дистанцияне сакласалар, аварияләр саны, һичшиксез, кимер иде. Шулай ук кышкы резинлы тәгәрмәчләрне куярга күптән вакыт.

Юл-транспорт һәлакәтләренә транспорт чараларының елдан-ел саны артуы да йогынты ясый. Техник яктан көчле, тизйөрешле транспорт чаралары күбәйде. Бу барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан икеләтә игътибарлы булуны сорый. Бозлавык юллар, буран кебек көйсезлекләр автотранспорт йөртучеләр өчен өстәмә кыенлыклар тудыра. Җәяүлеләр дә аеруча игътибарлы булсыннар, транспорт салонында пассажирларны йөртү кагыйдә нормаларына туры килсен иде. Куркынычсызлык каешлары һәм балалар өчен махсус утыргычлар куллану пассажирларның иминлеген саклап калуда булыша. Үзебезнең, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге - үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев