САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яңа җитәкчеләр билгеләнде

Булат Әхмәдуллин Район электр элемтәсе үзәге начальнигы итеп Әхмәдуллин Булат Әнвәр улы билгеләнде. Ул 1979 елда Әлмәт шәһәрендә туган. 2003 елда Мәскәү дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә капиталь төзелеш идарә сендә юрисконсульт булып башлый. Юл хәрәкәте иминлеге идарәсендә, төзелеш оешмасында җаваплы хезмәтләр башкара. 2010 елдан "Таттелеком" җәмгыятенең...

Булат Әхмәдуллин
Район электр элемтәсе үзәге начальнигы итеп Әхмәдуллин Булат Әнвәр улы билгеләнде. Ул 1979 елда Әлмәт шәһәрендә туган. 2003 елда Мәскәү дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә капиталь төзелеш идарә сендә юрисконсульт булып башлый. Юл хәрәкәте иминлеге идарәсендә, төзелеш оешмасында җаваплы хезмәтләр башкара. 2010 елдан "Таттелеком" җәмгыятенең Әлмәт идарәсендә юридик затларга сату бүлеге начальнигы булып эшли. Өйләнгән, ике бала үстерә.
Илгизәр Габделгазизов
Азалак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы билгеләнде. Ул 1972 елда Азалак авылын- да туган. 1994 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын Юлтимер мәктәбендә укытучы булып башлый, Сарман һөнәр училищесында гомуми белем бирү дисциплиналары буенча директор урынбасары, 2006 елдан район Башкарма комитетының административ комиссиясе җаваплы сәркатибе булып эшли. Өйләнгән, ике улы бар.
Вероника Хөсниева
Карашай Саклау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Хөсниева Вероника Вячеславовна билгеләнде. Ул 1971 елда Казан шәһәрендә туган. Социаль-гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Хезмәт юлын районның Ильич исемендәге күмәк хуҗалыгында башлый. 1988 елдан шунда ук исәп-хисап бухгалтеры, 1992 елдан Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкта - механизация бухгалтеры, 2000 елдан баш бухгалтер, 2007 елдан "Нөркәй" агрофирмасында эко- номист булып эшли. Ике бала үстерә.
Фиргать Хөснетдинов
Кәүҗияк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Хөснетдинов Фиргать Әхсән улы билгеләнде. Ул 1972 елда Кәүҗияк авылында туган. Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Нефть тармагында, күмәк хуҗалыкта, авыл җирлегендә хезмәт куя, "Сарман" агрофирмасы директоры урынбасары булып эшли. Өйләнгән, өч бала үстерә.
Гомәр Бариев
Рангазар авыл җирлеге башлыгы итеп Бариев Гомәр Бари улы сайланды. Ул 1961 елда Рангазар авылында туган. Казан дәүләт ветеринария институтын, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын районның "Җиңүче" күмәк хуҗалыгында башлый. 2002-2010 елларда Рангазар мәктәбе директоры, соңыннан Александровка урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Өйләнгән, ике бала үстерә.
Ленар Бадыйков
Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Бадыйков Ленар Мирсәиф улы билгеләнде. Ул 1982 елда Сарман авылында туган. 2004 елда Казан дәүләт финанс-экономика институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Җәлилҗылылык челтәре предприятиесендә башлый. 2006-2011 елларда поселок җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, соңыннан "Ремстройсервис" ҖЧҖ-нең генераль директоры урынбасары булып эшли. Өйләнгән, ике бала үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев