САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча җитди сөйләшү булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Президент каршында эшләп килүче милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет белән Россия Федерациясенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Җәмәгать палатасының берләштерелгән утырышы узды. Әлеге мәсьәләләр буенча район комиссиясе членнары һәм җаваплы оешмаларның җитәкчеләре, вәкилләре аны видеорежимда карады. Утырышта яшьләрне патриотик рухта, гражданлык бурычын үтәү...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Президент каршында эшләп килүче милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет белән Россия Федерациясенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Җәмәгать палатасының берләштерелгән утырышы узды. Әлеге мәсьәләләр буенча район комиссиясе членнары һәм җаваплы оешмаларның җитәкчеләре, вәкилләре аны видеорежимда карады. Утырышта яшьләрне патриотик рухта, гражданлык бурычын үтәү юнәлешендә тәрбияләүгә багышланган актуаль сораулар күтәрелде. Соңыннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, теманы дәвам итеп, районда бу юнәлештә алып барылган һәм планлаштырылган эшләргә тукталды, утырышта каралганнар буенча тәкъдимнәрен җиткерде, бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев