САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яхшы тормыш нигезе – көчле икътисад

Тор­мыш алып ба­ру, ху­җа­лык итү нә­ти­җә­ле бул­сын өчен, ил икъ­ти­са­ды­ның да, сә­я­си шарт­лар­ның да тот­рык­лы­лы­гы ки­рәк. Ә без бү­ген, бел­гә­не­без­чә, икъ­ти­са­ди кри­зис шарт­ла­рын­да яши­без. Ил­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­нең «сал­кын­лы­гы», без­гә ка­ра­та кул­ла­ныл­ган санк­ци­я­ләр тор­мыш дә­рә­җә­без­не как­ша­тыр, ди­гән уй күп­ләр­нең ба­шы­на кил­гән бул­ган­дыр. Әм­ма, бер­ни­гә ка­ра­мый, ма­тур гы­на яшә­ве­без­не дә­вам итә­без. Алай...

Тор­мыш алып ба­ру, ху­җа­лык итү нә­ти­җә­ле бул­сын өчен, ил икъ­ти­са­ды­ның да, сә­я­си шарт­лар­ның да тот­рык­лы­лы­гы ки­рәк. Ә без бү­ген, бел­гә­не­без­чә, икъ­ти­са­ди кри­зис шарт­ла­рын­да яши­без. Ил­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­нең «сал­кын­лы­гы», без­гә ка­ра­та кул­ла­ныл­ган санк­ци­я­ләр тор­мыш дә­рә­җә­без­не как­ша­тыр, ди­гән уй күп­ләр­нең ба­шы­на кил­гән бул­ган­дыр. Әм­ма, бер­ни­гә ка­ра­мый, ма­тур гы­на яшә­ве­без­не дә­вам итә­без. Алай гы­на да тү­гел, яңа­сын да тө­зи­без, тө­зек­лән­де­рә­без дә, за­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр­не көн­нән-көн күб­рәк кул­ла­на­быз, чит­тән ак­ча­лар - ин­вес­ти­ци­я­ләр җә­леп итү дә уңыш­лы гы­на тор­мыш­ка ашы­ры­ла.

Икъ­ти­са­ди күр­сәт­кеч­лә­ре бе­лән Та­тарс­тан үзен ил­нең тот­рык­лы үсү­че, көн­дәш­лек­кә сә­ләт­ле ре­ги­о­ны икән­ле­ген күр­сәт­те. Төр­ле кы­ен­лык­лар­га ка­ра­мас­тан, ул «Ст­ра­те­гия-2030» прог­рам­ма­сын­да ку­ел­ган мак­са­ты­на ба­ра. Ел ахы­ры­на ка­дәр рес­пуб­ли­ка­ның тар­мак­лар ст­ра­те­ги­я­се һәм икъ­ти­са­ди зо­на­лар ст­ра­те­ги­я­се эш­лә­неп бе­тә­чәк. Без­нең ра­йон Әл­мәт икъ­ти­са­ди зо­на­сы­на ке­рә һәм ул үзе­нең 2030 ел­га ка­дәр үсеш ст­ра­те­ги­я­сен ка­бул ит­те ин­де. Әле­ге ст­ра­те­ги­я­нең төп мак­са­ты - ра­йон хал­кы­ның тор­мыш дә­рә­җә­сен кү­тә­рү, ин­вес­ти­ци­я­ләр өчен ку­лай шарт­лар ту­ды­ру һәм уңай­лы иҗ­ти­ма­гый мо­хит бул­ды­ру.

Та­тарс­тан ту­ла­ем ре­ги­о­наль про­дукт кү­лә­ме бу­ен­ча Рос­сия субъ­ект­ла­ры ара­сын­да ал­тын­чы урын­ны алып то­ра. Авыл ху­җа­лы­гы сә­нә­га­те­нә ин­вес­ти­ци­я­ләр кү­лә­ме бу­ен­ча ул - дүр­тен­че, тө­зе­леш­кә ин­вес­ти­ци­я­ләр бу­ен­ча - би­шен­че урын­да. Ра­йон­ның да рес­пуб­ли­ка­да тот­кан үз уры­ны бар. Му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр­нең со­ци­аль-икъ­ти­са­ди үсеш рей­тин­гын­да без унал­тын­чы урын­да то­ра­быз, был­тыр­гы ун­си­ге­зен­че урын­нан ике бас­кыч­ка кү­тә­рел­дек. Ра­йон ин­вес­ти­ци­я­ләр­не уңыш­лы гы­на җә­леп итеп, җи­теш­те­рү по­тен­ци­а­лын да, со­ци­аль мөм­кин­лек­лә­рен дә ки­ңәй­тә. Бу - тө­зе­леш эш­лә­рен тиз­лә­тү, авыл җир­лек­лә­ре тер­ри­то­ри­я­лә­рен тө­зек­лән­де­рү, ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тү­не ях­шыр­ту, эш урын­на­рын арт­ты­ру, го­му­мән, ха­лык­ның тор­мыш дә­рә­җә­сен кү­тә­рү, ди­гән сүз.

- Рес­пуб­ли­ка­ның да, ра­йон­ның да 2030 ел­га со­ци­аль-икъ­ти­са­ди үсеш ст­ра­те­ги­я­сен­дә төп урын­ны ин­вес­ти­ци­я­ләр алып то­ра, - ди ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның тер­ри­то­ри­аль үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ай­дар На­ри­ма­нов. - Ра­йон­да уз­ган ел­ның бе­рен­че яр­ты­сын­да төп ка­пи­тал­га ин­вес­ти­ци­я­ләр кү­лә­ме 2 мил­ли­ард 369 мил­ли­он 200 мең сум бул­са, бы­ел шул чор­да ул 2мил­ли­ард 783 мил­ли­он 890 мең сум тәш­кил ит­те. Соң­гы дүрт ел­да алар­ның го­му­ми кү­лә­ме 16 мил­ли­ард 400 мең сум­нан ар­тып кит­те.

Ра­йон­да «Аг­ро­көч төр­ке­ме» җәм­гы­я­те та­ра­фын­нан кер­тел­гән ин­вес­ти­ци­я­ләр игъ­ти­бар­га ла­ек. «Җә­лил» аг­ро­фир­ма­сы­ның баш икъ­ти­сад­чы­сы Ләй­си­рә Әх­мә­ди­ши­на әй­тү­ен­чә, бы­ел җәм­гы­ять та­ра­фын­нан 69 мил­ли­он 217 мең сум­лык тех­ни­ка һәм җай­лан­ма­лар алын­ган. Алар­дан бер­се-бер­се 7,67-5,3 мил­ли­он сум тор­ган «К-744» трак­тор­ла­рын, 4 мил­ли­он 634 мең сум­лык «Мо­но­пил» чәч­кеч­лә­рен, 10,9 мил­ли­он сум­лык үз­йө­реш­ле сип­тер­геч­не ге­нә дә әй­теп ки­тү җи­тә­дер. Шу­лай ук тур­бо­куль­ти­ва­тор, үлән пресс­ла­гыч-җый­гыч­лар, тө­я­геч­ләр, так­кыч­лар, тер­лек­че­лек фер­ма­сы­на азык та­рат­кыч­лар алын­ган. «Нөр­кәй» аг­ро­фир­ма­сын­да бы­ел алын­ган тех­ни­ка­лар­га бар­лы­гы 75 мил­ли­он сум то­тыл­ган. 17 мил­ли­он сум­лык үз­йө­реш­ле "Versatile SX 275" сип­терге­чен, 16 мил­ли­он сум­лык "СLASS XERION-4500" трак­тор­ла­рын са­тып алу аг­ро­фир­ма­ның үз кө­чен­нән ге­нә кил­мәс тә иде, бәл­ки. "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сын­да да ин­вес­тор­лар та­ра­фын­нан 64,6 мил­ли­он сум­лык тех­ни­ка­лар алын­ган.

Ин­вес­тор­лар бе­лән уңыш­лы эш­ләү­нең та­гын бер үр­нә­ге - Сар­ман аг­рар көл­ли­я­те. Би­ре­дә­ге аг­ро­сә­нә­гать комп­лек­сы өчен кадр­лар әзер­ләү­че ре­сурс үзә­ген­дә "Чал­лы-Брой­лер" җәм­гы­я­те та­ра­фын­нан 2,5 мил­ли­он сум­лык кош­чы­лык ка­би­не­ты җи­һаз­лан­ды (1 биттә рәсемдә). Би­ре­дә әле­ге предп­ри­я­тие өчен ду­аль укы­ту алы­мы бе­лән тер­лек­че­лек мас­тер­ла­ры, зо­о­тех­ния ос­та­ла­ры әзер­лә­нә­чәк. Хә­зер­ге ва­кыт­та бу төр­кем­нәр­гә сту­дент­лар ка­бул итү өчен до­ку­мент­лар әзер­лә­нә.

Ра­йон икъ­ти­са­дын кө­чәй­тү­дә ин­вес­ти­ци­я­ләр­нең әһә­ми­я­тен аң­ла­ган хәл­дә, ра­йон җи­тәк­че­ле­ге алар­ны җә­леп итү­гә игъ­ти­бар­ны арт­ты­ра гы­на ба­ра. Ә көч­ле икъ­ти­сад - ул без­нең әй­бәт яшә­ве­без ни­ге­зе.

Динар Шакиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев