САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яңа җитәкчеләр билгеләнде

«Җә­лил шә­һәр ти­бын­да­гы бис­тә­се» му­ни­ци­паль бе­рәм­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се итеп Җи­һан­ги­ров Эль­вир Нә­фис улы бил­ге­лән­де. Ул 1980 ел­ның 7 ав­гус­тын­да Аз­на­кай ра­йо­ны­ның Бу­ра­лы авы­лын­да ту­ган. Юга­ры бе­лем­ле, 2004 ел­да Әл­мәт му­ни­ци­паль инс­ти­ту­тын эко­но­мист-ме­нед­жер бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­ла­ган. Хез­мәт юлын 1997 ел­да Җә­лил җы­лы­лык чел­тә­ре предп­ри­я­ти­е­сендә җы­лы­лык һәм са­ту инс­пек­ци­я­се бү­ле­ген­дә җы­лы­лык...

«Җә­лил шә­һәр ти­бын­да­гы бис­тә­се» му­ни­ци­паль бе­рәм­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се итеп Җи­һан­ги­ров Эль­вир Нә­фис улы бил­ге­лән­де.

Ул 1980 ел­ның 7 ав­гус­тын­да Аз­на­кай ра­йо­ны­ның Бу­ра­лы авы­лын­да ту­ган. Юга­ры бе­лем­ле, 2004 ел­да Әл­мәт му­ни­ци­паль инс­ти­ту­тын эко­но­мист-ме­нед­жер бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­ла­ган. Хез­мәт юлын 1997 ел­да Җә­лил җы­лы­лык чел­тә­ре предп­ри­я­ти­е­сендә җы­лы­лык һәм са­ту инс­пек­ци­я­се бү­ле­ген­дә җы­лы­лык кү­зәт­че­ле­ге конт­ро­ле­ры бу­лып баш­ла­ган. Төр­ле ел­лар­да «Җә­лил­нефть» нефть һәм газ чы­га­ру ида­рә­се­нең кур­кы­ныч­сыз­лык бү­ле­ген­дә, «Ви­тязь» шәх­си сак предп­ри­я­ти­е­сен­дә инс­пек­тор, Җә­лил тех­но­ло­гик транс­порт ида­рә­сен­дә мас­тер, «Җә­лил­нефть»­тә мас­тер, ин­же­нер бу­лып эш­лә­гән.

«Сар­ман ра­йо­ны ида­рә­че ком­па­ни­я­се» җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те ди­рек­то­ры итеп Мәү­лә­ви­ев Ал­маз Шә­риф­җан улы бил­ге­лән­де.

Ул 1979 ел­ның 22 ию­лен­дә Ка­зан шәһ­әрен­дә ту­ган. Юга­ры юри­дик бе­лем­ле, 2001 ел­да Ка­зан Дәү­ләт уни­вер­си­те­тын тә­мам­ла­ган. Хез­мәт юлын Рос­сия Сак­лык бан­кы­ның Сар­ман бү­лек­чә­сен­дә өл­кән юрис­кон­сульт бу­лып эш­ләп баш­ла­ган. 2003 ел­дан 2013 ел­га ка­дәр Әл­мәт электр чел­тә­рен­дә юрис­кон­сульт, соң­гы ике ел­да ми­лек төр­ке­ме җи­тәк­че­се бу­лып эш­лә­гән.

Суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те­нең ра­йон бү­ле­ге на­чаль­ни­гы итеп Фәр­хет­ди­нов Ра­мил Мө­нә­вир улы бил­ге­лән­де.

Ул 1977 ел­ның 8 сен­тяб­рен­дә Сар­ман авы­лын­да ту­ган. Юга­ры бе­лем­ле 3 класс­лы юрист, 2008 ел­да Ка­зан со­ци­аль-гу­ма­ни­тар бе­лем­нәр инс­ти­ту­тын тә­мам­ла­ган. Хез­мәт юлын 1995 ел­да «Сель­хоз­тех­ни­ка» бер­ләш­мә­сен­дә сле­сарь бу­лып эш­ләп баш­ла­ган. Төр­ле ел­лар­да «Як­ты көн» ху­җа­лы­гын­да, «Та­тав­то­дор» җәм­гы­я­тен­дә, Сак­лык бан­кы­ның Сар­ман бү­лек­чә­сен­дә, Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы­ның «Сак» ида­рә­сен­дә, 2009 ел­дан суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те­нең Сар­ман бү­ле­ген­дә эш­лә­гән.

Кулё­мин Ев­ге­ний Ни­ко­ла­е­вич, депутат буларак, "Җә­лил шә­һәр ти­бын­да­гы бис­тә­се" му­ни­ци­паль бе­рәм­ле­ге баш­лы­гы урын­ба­са­ры итеп сайланды.

Ул 1973 ел­ның 1 сен­тяб­рен­дә Әл­мәт шәһ­әрен­дә ту­ган. Юга­ры бе­лем­ле, 1995 ел­да Куй­бы­шев ин­фор­ма­ти­ка, ра­ди­о­тех­ни­ка һәм элем­тә инс­ти­ту­тын, 2003 ел­да Мәс­кәү ха­лык ху­җа­лы­гы ака­де­ми­я­сен тә­мам­ла­ган. 1995 ел­дан "Та­тА­ИС­нефть­"и­да­рә­се­нең Ямаш це­хын­да ин­же­нер, 2000 ел­дан ида­рә­нең про­из­водст­во бе­лән ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган ида­рә итү це­хы на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры, 2002 ел­дан ида­рә­нең Җә­лил це­хы на­чаль­ни­гы бу­лып эш­ли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев