САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Яңа елда язылышкан беренче пар – Айназ Хәбибуллин белән Илнара Нәгыймова

Аклык, сафлык төсе булган ак карлар явып торганда өйләнешкән парларның гаиләләре дә шулай ук матур, ныклы буладыр кебек тоела. Һәрхәлдә, без аларга шундый теләктә калабыз. Менә бу яшь гаиләгә дә әйтелде ул матур-матур теләкләр туй көнендә. Чукмарлы авылы егете Айназ Хәбибуллин белән Мөслим районы кызы Илнара Нәгыймованың туйлары аеруча истәлекле...

Аклык, сафлык төсе булган ак карлар явып торганда өйләнешкән парларның гаиләләре дә шулай ук матур, ныклы буладыр кебек тоела. Һәрхәлдә, без аларга шундый теләктә калабыз. Менә бу яшь гаиләгә дә әйтелде ул матур-матур теләкләр туй көнендә. Чукмарлы авылы егете Айназ Хәбибуллин белән Мөслим районы кызы Илнара Нәгыймованың туйлары аеруча истәлекле булгандыр, чөнки алар - районда Яңа елда тантаналы төстә язылышкан беренче пар. ЗАГС бүлеге белгече Гөлназ Исламова тапшырган сөлгене гаиләгез ядкяре итеп саклагыз, тормышыгыз имин, бергә үтәсе юлыгыз озын, гаиләгез бәхетле булсын, яшьләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев