САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яңа билгеләнүләр булды

Ис­мә­гый­ло­ва Юлия Ра­вил кы­зы Сар­ман авы­лын­да ту­ган. Хез­мәт юлын 1999 ел­да, Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­лап, Пет­ров­ка ли­кер-ара­кы за­во­дын­да кадр­лар бү­ле­ге инс­пек­то­ры бу­лып эш­ләп баш­ла­ган. 2000-2004 ел­лар­да - ра­йон мә­га­риф бү­ле­ген­дә эш­лә­гән. Шул ук ва­кыт­та бер ел «Бер­дәм Рос­си­я» сә­я­си пар­ти­я­се­нең җир­ле бү­лек­чә­се баш­кар­ма ко­ми­те­тын җи­тәк­лә­гән. 2004 ел­дан 2012...

Ис­мә­гый­ло­ва Юлия Ра­вил кы­зы Сар­ман авы­лын­да ту­ган. Хез­мәт юлын 1999 ел­да, Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­лап, Пет­ров­ка ли­кер-ара­кы за­во­дын­да кадр­лар бү­ле­ге инс­пек­то­ры бу­лып эш­ләп баш­ла­ган. 2000-2004 ел­лар­да - ра­йон мә­га­риф бү­ле­ген­дә эш­лә­гән. Шул ук ва­кыт­та бер ел «Бер­дәм Рос­си­я» сә­я­си пар­ти­я­се­нең җир­ле бү­лек­чә­се баш­кар­ма ко­ми­те­тын җи­тәк­лә­гән. 2004 ел­дан 2012 ел­га ка­дәр ул - «Сай­лау­лар» дәү­ләт ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган сис­те­ма­сы ида­рә­се бел­ге­че, ә 2016 ел­ның 29 ап­ре­ле­нә ка­дәр ра­йон Со­ве­ты­ның оеш­ты­ру эш­лә­ре бу­ен­ча бү­ле­ге началь­ни­гы урын­ба­са­ры.

Юлия Ис­мә­гый­ло­ва ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның эш­ләр ида­рә­че­се итеп бил­ге­лән­де.

Ха­җи­ев Аль­берт Мин­не­вә­ли улы Пермь өл­кә­сен­дә ту­ган. Ар­ми­я­дә хез­мәт итеп кайт­кач, ра­йон «Сель­хоз­тех­ни­ка» бер­ләш­мә­сен­дә эш­ли баш­ла­ган. 1985-1989 ел­лар­да - көн­кү­реш ком­би­на­ты­ның җи­һаз­лар це­хы мас­те­ры, ан­нан 2004 ел­га ка­дәр «Пет­ров­ка» аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры­ның тыш­кы икъ­ти­са­ди мө­нә­сә­бәт­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры, 2015 ел­га ка­дәр «Ло­гос-ав­то» җәм­гы­я­те­нең тө­зе­леш учас­то­гы на­чаль­ни­гы бу­лып эш­лә­гән. Чит­тән то­рып Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­ла­ган.

Аль­берт Ха­җи­ев ДО­СА­АФ­ның Сар­ман җир­ле оеш­ма­сы со­ве­ты рә­и­се итеп бил­ге­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев