САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда видеокамералар эшли

Бүгенге көндә иминлекне тәэмин итүнең мөһим бер өлеше булып видеокүзәтү җайланмалары тора. Алар җинаятьләрне ачарга гына түгел, кисәтергә дә ярдәм итәләр. Әйтик, урлауларны, кешеләрнең иминлегенә янауларны. Бу уңайдан Россия Хөкүмәте Карары белән (03.12.2014) "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын төзү һәм үстерү концепциясе расланган иде. Ул муниципаль берәмлекләрдә хокук тәртибен ныгытуга һәм...

Бүгенге көндә иминлекне тәэмин итүнең мөһим бер өлеше булып видеокүзәтү җайланмалары тора. Алар җинаятьләрне ачарга гына түгел, кисәтергә дә ярдәм итәләр. Әйтик, урлауларны, кешеләрнең иминлегенә янауларны. Бу уңайдан Россия Хөкүмәте Карары белән (03.12.2014) "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын төзү һәм үстерү концепциясе расланган иде. Ул муниципаль берәмлекләрдә хокук тәртибен ныгытуга һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелә һәм видеокүзәтү, видеотеркәүгә нигезләнә.
Югарыда телгә алынган карарны тормышка ашыру максатыннан, 2016 ел башыннан районда "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын җәелдерү буенча эш башланды. Сарман һәм Җәлилдә кеше күп була торган урыннарда - 10, Җәлил поселогында торак фондта 76 урында 220 видеокамера урнаштырылды. Мәгълүматлар шунда ук район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә дә тапшырыла. 2017 елда "Имин шәһәр" комплексы ярдәмендә 10 җинаять ачылды. Аларның 7 се - урлау, 1 се - кыйнау, 1 се - үтерү, 1 се - кеше милкенә аңлы рәвештә зыян салу яки аны юкка чыгару. Шулай ук 37 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.
Рәшит Мадъяров, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев