САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда төзекләндерү эшләре дәвам итә

Төзекләндерү эшләре ел әйләнәсе бара.

Район узган елда президент һәм дәүләт программаларының егерме тугызында катнашып, барлыгы 384,5 миллион сумлык төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Быел егерме биш программада катнашу турында белдерелде. Планлаштырылган эшләр күләме – 630 миллион сумлык. Нинди эшләр башкарылачагы һәм бүген аларның торышы турында сөйләвен сорап, без район Башкарма комитетының инфрастуктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Гайфутдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Район алдында күләмле төзелеш һәм ремонт-төзекләндерү эшләре башкару бурычы тора. Төзелеш объектларына килгәндә, Рантамак авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, аны финанслау күләме 2904,1 мең сум тәшкил итә. Җирен рәсмиләштерү эшләре төгәлләнде, электр һәм суга техник таләпләрне эшләтүгә заявкалар бирелде. Петровка Завод авылында универсаль спорт мәйданчыгы ясалачак, эшләр май башында башланыр, дип көтелә. Мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, мәктәп, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау буенча планнар зурдан. Район мәдәният йорты бинасына 9 миллион 750,7 мең сумлык ремонт ясалачак. Аның түбәсен сүтү башланды инде. Район үзәк һәм Җәлил хастаханәләренең хатын-кызлар консультациясе бүлекләрендә дә ремонт бара – идән җәелә, сылау-буяу, электр, сантехника эшләре башкарыла.  Үзәк хастаханәдә – 66 миллион 360,1 мең, Җәлилнекендә 55 миллион 934,1 мең сумлык эшләр планлаштырылды. Башкарма комитетның архив бүлеге бинасында планлаштырылган эшләрнең (5882,31 мең сумлык) – 65 проценты,  Җәлил бистәсендәге «Каенкай» балалар бакчасында (14326,87 мең сумлык) – 30 проценты, Ләшәү Тамак мәктәбендә (24299,99 мең сумлык) 10 проценты башкарылды.  Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында да ремонт үтә, биредә керамик плиткадан идәннәр җәелде, электр-монтажлау эшләре бара, ишекләр алыштырылачак. «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы кысаларында үзәк базар территориясе дә төзекләндереләчәк. Җәлиләдге икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә бинадагы  һаваны көйләү җиһазлары яңартылачак.

Күпкатлы йортларга капиталь ремонт программасына район буенча унике йорт кертелде. Аларның алтысы – Җәлиләдә, алтысы район үзәгендә урнашкан. Барлыгы 41 миллион 495 мең сумлык эшләр башкарырга кирәк булачак. Газлаштыру, бюджет өлкәсе учреждениеләре биналарының җылылык казаннарын алыштыру, суүткәргеч торбаларны реконструкцияләү, урам яктырткычларын торгызу буенча эшләр дә дәвам иттереләчәк. Җирлектәге гомуми файдалану һәм торак пунктлар эчләрендәге юлларда ремонт эшләренә, аларны норматив хәлгә китерүгә 49 миллион 900 мең сум тотылачак. Сарманны әйләнеп үтә торган автомобиль юлын төзү эшләре дәвам иттерелеп, биредә 94 миллион 926,73 мең сумлык эшләр башкару планлаштырыла. Җәлил-Сарман-Колмәт юлы реконструкцияләнәчәк. Авыл хуҗалыгы тармагында терлек торакларын ремонтлауга 18 миллион сум акчалар каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев