САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда Тукай айлыгы бара

Әле укый белмәсәк тә, "Туган тел" не җырлыйбыз. Бу - Тукай абый бүләге, Иң матур бер җыр дибез. "Лилия" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлынган айлык бара. 18нче апрельдә Габдулла Тукайның тормышы, аның иҗаты белән таныштырырга китапханә хезмәткәрләре үзләренең әзерләгән чаралары белән кунакта булдылар. "Кәҗә белән Сарык"...

Әле укый белмәсәк тә,

"Туган тел" не җырлыйбыз.

Бу - Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр дибез.

"Лилия" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлынган айлык бара.

18нче апрельдә Габдулла Тукайның тормышы, аның иҗаты белән таныштырырга китапханә хезмәткәрләре үзләренең әзерләгән чаралары белән кунакта булдылар. "Кәҗә белән Сарык" әкиятеннән өзек күрсәттеләр, балаларның өйрәнгән шигырьләрен тыңладылар.

2нче кечкенәләр төркеме үзенең тамашасын 19 апрельдә уздырды. Без кечкенә Тукайның Кырлай авылына кунакка барып, төрле кызыклы уеннар уйнап, өйрәнгән шигырьләрне сөйләп, җырлар җырлап күнең ачтык. Балалар Тукайны бигрәк тә "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләре аша беләләр. Бәйрәм иртәсендә , без Тукайның гаиләсе белән танышып, Гали белән кәҗә, шаян песи, карга кебек шигырьләрен сөйләп, төрле маҗаралар карадык.

Реклама

Балалар бакчасы шагыйрь әсәрләренә күргәзмә оештырды, безнең төркем әти-әниләре Тукай почмагы оештырдылар.

Раушания Ихсанова, "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев