САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда тәмәке тартучыларга көн бетә

1982 ел­ның җә­ен­дә без Санкт-Пе­тер­бург­ка (ул чак­та әле Ле­нинг­рад) инс­ти­тут­тан прак­ти­ка үтәр­гә бар­дык. Сту­дент­лар шәһәр­че­ге­нең бер ту­лай то­ра­гын­да яшәдек. Шун­да бал­кон­да тә­мә­ке тар­ту­чы кыз­лар­ны күр­гәч, бик ап­ты­ра­ган идек без: ни­чек ин­де кыз ке­ше, яше­реп тә тор­мый, тәмә­ке тар­та?! Шәһәр буй­лап йөр­гән­дә, парк­лар­да эс­кә­ми­я­ләр­дә тар­тып уты­ру­чы­ла­рын да күр­дек. Ул ел­лар­да Ка­зан­да...

1982 ел­ның җә­ен­дә без Санкт-Пе­тер­бург­ка (ул чак­та әле Ле­нинг­рад) инс­ти­тут­тан прак­ти­ка үтәр­гә бар­дык. Сту­дент­лар шәһәр­че­ге­нең бер ту­лай то­ра­гын­да яшәдек. Шун­да бал­кон­да тә­мә­ке тар­ту­чы кыз­лар­ны күр­гәч, бик ап­ты­ра­ган идек без: ни­чек ин­де кыз ке­ше, яше­реп тә тор­мый, тәмә­ке тар­та?! Шәһәр буй­лап йөр­гән­дә, парк­лар­да эс­кә­ми­я­ләр­дә тар­тып уты­ру­чы­ла­рын да күр­дек. Ул ел­лар­да Ка­зан­да да ха­тын-кыз­лар күр­сә­теп тә­мә­ке тарт­мый иде әле. Ә хә­зер…

Ин­де авыл­лар­да да яше­реп тә тор­мый­ча тар­ту­чы­лар бар. Тә­мә­ке­нең зы­я­ны (биг­рәк тә ха­тын-кыз ор­га­низ­мы өчен) ту­рын­да әл­лә күп­ме ис­бат­лан­ган ми­сал­лар билгеле. Ә ке­ше һа­ман үз-үзен юк итү өс­тен­дә эш­лә­вен дә­вам итә. Бө­тен­ләй акыл­га сый­мас­лык хәл­ләр бар хәт­та. Өчен­че­көн "Пусть го­во­рят" тап­шы­ру­ын­да әти­се­нең яшь ярым­лык ба­ла­сы­на тә­мә­ке кап­тыр­га­нын, әни­се­нең, кө­лә-кө­лә, ви­де­о­га тө­шер­гә­нен күп­лә­ре­гез күр­гән­дер. Сту­ди­я­гә җы­ел­ган ха­лык ал­дын­да: "Ул тө­те­нен су­ыр­ма­ды, бу без­нең зур ял­гыш­лык бул­ган. Ул хә­зер ин­де өч яшь­тә, тә­мә­ке­нең за­рар­лы икә­нен аң­лый", - дип, бик озак ак­лан­ды әти-әни­се.

Дөнь­я­да ел са­ен тә­мә­ке "ә­сир­ле­ген­нән" 6 мил­ли­он­лап ке­ше үлә, ди­ләр. Шу­лар­ның 600 мең­лә­бе - үз­лә­ре тарт­мау­чы, янә­шә­сен­дә­ге тар­ту­чы­ның тө­те­нен­нән агу­ла­ну­чы ке­ше­ләр. Хө­кү­мәт тә­мә­ке тар­ту­ны чик­ләү бу­ен­ча нин­ди­дер за­кон­нар да чы­га­ра, төр­ле­чә кө­рә­шеп тә ка­рый­лар, тик фай­да­сы бик кү­рен­ми бу­гай. Ме­нә 2013 ел­ның 15 но­яб­рен­нән җә­мә­гать урын­на­рын­да тар­ту­чы­лар­га ка­ра­та ка­ты ча­ра­лар кү­ре­лә баш­ла­ды, ди­без. 1 июнь­нән алар та­гын да ка­ты­ла­на­чак. Шу­лай да, алар­ның нә­ти­җә­се бар­мы? Ка­ты ча­ра­лар кул­ла­ну­га, го­му­мән, тә­мә­ке тар­ту­га кем­нең ка­ра­шы нин­ди? Без бер­ни­чә ке­ше­гә шу­шы со­рау­лар бе­лән мө­рә­җә­гать ит­тек.

Мөх­тәр Ха­фи­зов, 82 яшь­тә:

- Тә­мә­ке­не таш­ла­га­ны­ма кы­рык ел­лап ин­де. Ә шак­тый озак тарт­тым мин аны. Без - ту­гыз-ун яшь­лек ма­лай-ша­лай­лар зур­лар­дан «үр­нәк алып» өй­рән­дек аны тар­тыр­га. Бил­ге­ле, әти-әни­ләр­дән ка­чып, яр ас­ты­на тө­шеп тар­та идек. Нәр­сә тар­та иде­гез, ди­е­гез әле. Мүк йол­кып алып, шу­ны кә­газь­гә тө­реп тар­та идек. Шун­нан ия­лә­нел­де. Ә озак кы­на тарт­кач, бер ел­ны ба­шым еш әй­лә­нә, авыр­та баш­ла­ды, хә­тер на­ча­рай­ды. Тә­мә­ке­дән­дер ди­гән фи­кер­гә ки­леп, таш­лар­га ка­рар кыл­дым һәм кө­нен­дә үк таш­ла­дым. Әк­рен­ләп хә­лем дә ях­шыр­ды. Мин аны бер­кем­гә дә тар­тыр­га ки­ңәш ит­мим, зы­ян­нан баш­ка нәр­сә­се юк.

Ил­наз Си­ра­ев, 23 яшь­тә:

- Мин тарт­мыйм һәм тар­тып ка­ра­га­ным да бул­ма­ды. Ә ме­нә әти­ем тар­та, һәм ул көн­гә бер-ике кап тар­тып бе­те­рер­гә дә мөм­кин. Аның за­ра­ры ту­рын­да бик ях­шы бе­лә­без, ме­нә әти дә хә­зер таш­лый ал­мый ин­те­гә. Сә­ла­мәт­лек­кә күп­ме зы­ян, га­и­лә бюд­же­ты­на күп­ме су­га… Ә җә­мә­гать урын­на­рын­да тар­ту­чы­лар­га җә­за­га кил­гән­дә, тар­ту өчен мах­сус урын­нар бул­ды­ру ки­рәк­тер. Кем әйт­меш­ли, ка­мыш­лык­ка ка­чып тар­та ал­мый бит ин­де алар.

Ма­рат Хөс­нул­лин, 41 яшь­тә:

- Тар­там, кай­да ту­ры ки­лә, шун­да, чөн­ки мах­сус урын­на­ры юк. Шу­ңа­дыр­мы, җа­вап­ка тар­та­быз дип бәй­лә­нү­че юк.

Ру­зи­лә Йо­сы­по­ва, та­биб-эпи­де­ми­о­лог яр­дәм­че­се:

- Тә­мә­ке - төр­ле авы­ру­лар та­ра­лу­га да сә­бәп­че. Тар­ту­чы­лар тиз кы­зып ки­тү­чән яи­сә, ки­ре­сен­чә, сүл­пән бу­ла­лар. Ул йө­рәк-кан сис­те­ма­сын за­рар­лый, авыз ку­ыш­лы­гын­да, үп­кә, үңәч, си­дек ку­ы­гы, аш­ка­за­ны ас­ты би­зен­дә яман шеш­ләр туу­га ки­те­рә. Әгәр тар­ту­ны таш­ла­саң, 20 ми­нут­тан кан ба­сы­мы нор­маль­лә­шә, 8 сә­гать­тән кан­да­гы агу­лы газ­ның яр­ты­сы бе­тә, 2 ат­на­дан үзең­не ях­шы хис итә баш­лый­сың һәм ул 10 ат­на дә­ва­мын­да ях­шы­ра ба­ра, 3-9 ай­дан су­лыш ал­ган­да­гы гыж­лау, йөт­ке­рү бе­тә, чөн­ки үп­кә­ләр­нең кис­ло­род сый­ды­рыш­лы­лы­гы 10 про­цент­ка ар­та, 10 ел­дан үп­кә ра­гын­нан үлү кур­кы­ны­чы тарт­мау­чы ке­ше­не­ке ке­бек тү­бән бу­ла. Сә­ла­мәт яшәп, юга­ры эш­чән­лек алып ба­рыр­га те­лә­гән һәр­кем шу­шын­нан нә­ти­җә ясый ала.

Ил­мир Мө­хәм­мә­ди­ев, ра­йон эч­ке эш­ләр бү­ле­ге­нең ад­ми­нист­ра­тив за­кон­нар­ны үтә­тү бу­ен­ча инс­пек­то­ры:

- Ае­рым би­на­лар­да һәм тер­ри­то­ри­я­ләр­дә тә­мә­ке тар­ту­ны тыю ха­лык­ның сә­ла­мәт­ле­ге­нә тә­мә­ке тө­те­не тәэ­си­рен­нән һәм аны тар­ту­дан ки­лә тор­ган зы­ян­ны булдырмау мак­сат­ла­рын­да тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Бе­лем би­рү, мә­дә­ни­ят, физ­куль­ту­ра һәм спорт, сә­ла­мәт­лек сак­лау, со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә, ида­рә ор­ган­на­рын­да, ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­рын­да, ав­то­зап­рав­ка­лар­да, җә­мә­гать транс­пор­тын­да тә­мә­ке тар­ту ты­ел­га­нын һәр­кем бе­лә­дер. 1 июнь­нән ул исем­лек та­гын да ар­та­чак. Би­на (ми­лек) ху­җа­сы тә­мә­ке тар­ту өчен җил­лә­те­лү­че мах­сус урын яки ачык һа­ва­да мах­сус мәй­дан­чык ясый ала. За­кон­ны бо­зып, рөх­сәт ител­мә­гән урын­да тә­мә­ке тар­ткан өчен ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык ка­рал­ган. Би­на­лар­да, рөх­сәт ител­мә­гән тер­ри­то­ри­я­ләр­дә тар­ткан өчен 500 сум­нан баш­лап 1000 сум­га ка­дәр шт­раф са­лы­на. Ә ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­рын­да тә­мә­ке тө­тен­ләт­үчегә шт­раф 2000-3000 сум кү­лә­мен­дә ка­рал­ган. Без­нең хез­мәт­кәр­ләр та­ра­фын­нан 30 ке­ше яра­ма­ган урын­да тә­мә­ке тарт­кан өчен җа­вап­лы­лык­ка тар­тыл­ды, алар­га 500әр сум кү­лә­мен­дә шт­раф са­лын­ды. Шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк: алар­ның өче­се - ба­лигъ бул­ма­ган­нар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев