САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда әҗәтләрне җыеп алу буенча айлык бара

2 октябрьдә Сарман Пенсия фондында суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрдән Пенсия һәм медицина иминиятләре фондларына әҗәт җыеп алу буенча айлык үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә 3 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр арада айлыкны оештыру мәсьәләләре каралды. Бу чорда суд приставлары белән берлектә базар һәм сату нокталарына чыгу, әҗәтлеләрнең транспорт чараларын...

2 октябрьдә Сарман Пенсия фондында суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрдән Пенсия һәм медицина иминиятләре фондларына әҗәт җыеп алу буенча айлык үткәрү турында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 3 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр арада айлыкны оештыру мәсьәләләре каралды.

Бу чорда суд приставлары белән берлектә базар һәм сату нокталарына чыгу, әҗәтлеләрнең транспорт чараларын тоткарлау, счетларына арест салу, чит илгә чыгу хокукларын чикләү, бурычларны эш урыннарына хәбәр итү,әҗәтләрне пенсияләреннән тотып калу буенча эшне көчәйтү планлаштырыла.

Шулай ук финанс-хужалык эшләре туктатылган эшмәкәрләрне салым органнарыннан исәптән төшерү буенча эш дәвам итә.

Шалтырату өчен кайнар линия телефоннары: (85559)-2-43-08, 2-47-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев