САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда республика семинары узды

Бүген районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эчке документ әйләнеше һәм бухгалтер (финанс) отчетларын ясауга багышланган республика семинары узды. Аның пленар өлешен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, семинарда катнашучыларны сәламләп, аларны кыскача гына район белән таныштырды, икътисади күрсәткечләргә тукталды. Пленар өлештә...

Бүген районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эчке документ әйләнеше һәм бухгалтер (финанс) отчетларын ясауга багышланган республика семинары узды. Аның пленар өлешен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды.
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, семинарда катнашучыларны сәламләп, аларны кыскача гына район белән таныштырды, икътисади күрсәткечләргә тукталды. Пленар өлештә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә учет алып бару программалары, дәүләт субсидияләре учетындагы актуаль мәсьәләләр, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тугыз айлык финанс-икътисади күрсәткечләре турында сөйләштеләр. Семинарның практик өлеше «Нөркәй» агрофирмасы базасында булды. Юлтимердәге ындыр табагында, терлекчелек комплексында,Зур Нөркәйдәге машина-трактор станциясендә документ әйләнеше, эчке контрольнең ничек тормышка ашырылуы белән таныштылар.
Фото һәм язма материалны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев