САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда пауэрлифтинг буенча беренче чемпионат узды +ВИДЕО

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә районда зур игътибар бирелә. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, спорт корылмалары да җитәрлек. Спорт төрләре буенча федерацияләр оештырылган, аларның җитәкчеләре бар.

11 гыйнвар көнне аграр көллият спорт залында пауэрлифтинг (штанганы ятып этәрү) буенча районда беренче чемпионат уздырылды.Ярышлар районның оешма-предприятиеләре арасында үтте. Иң элек чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, пауэрлифтинг буенча район федерациясе җитәкчесе – район прокуроры Эльдар Сабиров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сәламләделәр. Ярышлар алты төрле үлчәү категориясендә оештырылды. Барлыгы 10 команда, 45 кеше катнашты. Нәтиҗәдә беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы, гомуми 57 очко җыеп, беренчелекне алды. Аларга Күчмә Кубок тапшырылды. Икенче урынга аг-
рар көллият командасы чыкты. Өченче урынны район Башкарма комитеты җыелма командасы алды. Шәхси урыннарга килгәндә, хатын-кызлар арасында 65 килограммга кадәр штанга этәрүдә беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Лилия Хафизова җиңү яулады. “Сарман” агрофирмасыннан Гүзәл Аре-
фьева – икенче, район Башкарма комитеты хезмәткәре Гөлназ Исламова өченче булдылар.75 килограммнан югары авырлыкны этәреп, мировой суд командасыннан Айгөл Моратова җиңүче булды. Беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Альбина Харисова – икенче, Фәнзилә Минһаҗетдинова өченче урынны алдылар. Ир-атлар арасында дүрт үлчәү категориясендә көч сынашу узды. 70 килограммга кадәр авыр-
лыкта аграр көллият командасы спортчысы Алмаз Миңнехуҗин җиңүче булды. Икенче урынга район Башкарма комитеты хезмәткәре Наил Миңнеголов чыкты. Аграр көллият укытучысы Илдар Галиев өченче булды. 85 кило-
граммга кадәр штанга этәреп, гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән Вернат Ситдиков – беренче, Мөнәвир Зыятдинов өченче булдылар.Район Башкарма комитеты командасыннан Рәдис Миңнуллин икенче урынны алды. 100 килограммга кадәр авырлыкны ятып күтәргән үзәк шифаханә табибы Руслан Фәхретдинов
үз төркемендә җиңү яулады. Беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Булат Әхмәдуллин – икенче, аграр көллияттән Ирек Хаҗиев өченче урынны алдылар. Бер центнердан артык авырлыктагы штанганы чөюдә беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Флорит Максютовка тиңнәр булмады. Ул 140 килограммлы авырлыкны этәрде. Район прокуроры Эльдар Сабиров икенче урынны алды. Аграр көллият укытучысы Фәрхәт Исмәгыйлев өченче булды. Барлык җиңүчеләргә Почет грамоталары, медальләр тапшырылды. Ярышларга Флорит Максютов, Булат Әхмәдуллин хөкемлек иттеләр.
Нәтиҗәләрне язып, исәп-хисап эшләрен төгәл итеп баш сәркатип Ләззәт Хуҗин алып барды.Пауэрлифтинг яшүсмерләр арасында популярлык казанып өлгерде инде, ул урта буын,өлкәннәр арасында да кызыксыну уятты.
Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев