САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Өлкәннәр Сабан туе үтте

Бүген – 16 июнь көнне район өлкәннәре Даулы болында Сабан туе үткәрделәр.

Аларны бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, мәгариф бүлеге ветераннар советы рәисе Раян Әхмәтбаев тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Өлкәннәр бии-бии йөгерделәр, чират тора-тора җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, гармун суздылар. Ә мәйданда аяк бәйләп, көянтә-чиләк белән, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерделәр, “ат”та узыштылар, аркан тарттылар, кул көрәштерделәр, шулай ук чүлмәкләр ватылды, таяклар сынды... ГТО мәйданчыгы да эшләде, өлкәннәр нормативлар тапшырдылар.  
Болар хакында тулырак язма – газетабызның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев