САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда объектлар өйрәнү, борынгы авыллар тарихы буенча материаллар җыю эшләре бара

Районда Казан шәһәренең тарихчы галимнәре тарафыннан археологик һәм эпиграфик объектларны өйрәнү, борынгы авыллар тарихы буенча материаллар җыю эшләре башкарыла. Сарман районы территориясен өйрәнүнең катлаулылыгы шунда: ул тарихных борынгы чорларын өйрәнүнең әле башлангычында гына тора. Безнең тикшеренүләргә кадәр биредә бары тик биш археологик объект кына бар дип исәпләнелгән, аларның да документлары...

Районда Казан шәһәренең тарихчы галимнәре тарафыннан археологик һәм эпиграфик объектларны өйрәнү, борынгы авыллар тарихы буенча материаллар җыю эшләре башкарыла. Сарман районы территориясен өйрәнүнең катлаулылыгы шунда: ул тарихных борынгы чорларын өйрәнүнең әле башлангычында гына тора. Безнең тикшеренүләргә кадәр биредә бары тик биш археологик объект кына бар дип исәпләнелгән, аларның да документлары сакланмаган. Эпиграфик һәйкәлләр дә галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән. Бары тик җирле туган якны өйрәнүчеләрнең эзлексез тикшеренүләре генә бар.

Быел без тикшеренүләр барышында моңа кадәр билгеле булмаган 15 археологик урын таптык. Алар неолит (яңа таш гасыр) һәр бронза, иртә урта гасыр, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына, шулай ук XVII-XIX гасырларга карый. Әле эшләр төгәлләнмәде, шуңа күрә барысы турында да әйтеп бетермим.

Моннан тыш авыл зиратларында XVII-XIX гасырларга караган кабер ташларындагы язуларны өйрәндек. Бу безгә аларны архивлардан алынган мәгълүматлар белән чагыштыру мөмкинлеге бирәчәк.

Авыл мәктәпләре музейларында фән тарафыннан өйрәнелмәгән экспонатлар да шактый. Ә тикшеренүләр барышында тап булган 300ләп төрле табылдыкны без Сарманның Бөек Ватан сугыш һәм туган якны өйрәнү музеена, шулай ук сарман урта мәктәбенең тарих почмагына тапшырдык. Бу эш әле сентябрь-октябрь айларында дәвам иттереләчәк.

Музейга һәм мәктәпкә тапшырган табылдыклар арасында мамонт тешен, әвәләп һәм чүлмәк ясау җайланмасында ясалган савытлар ватыкларын, керамик кабалар, тимер эше калдыкларын, сөяк һәм тимер кирәк-яраклар (кадак, балта, пычак һ.б.), вак һәм эре терлек сөякләрен билгеләп үтәргә кирәк. Табылдыклар Сарман районы территориясендә кешеләрнең Минзәлә елгасы һәм аның кушылдыклары үзәннәренә безнең эрага кадәр IV гасырда ук килеп урнашулары, игенчелек һәм терлекчелек, аучылык, балыкчылык һәм туплаучылык белән шөгыльләнүләре турында сөйли.

Ачыкланган тарихи объектлар һәм табылдыклар Сарман районы һәм Татарстанның көнчыгышының тарихын язганда мөһим мәгълүмат булып торачаклар.

Альберт Борһанов, тикшеренүләрнең җитәкчесе - ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, К(П)ФУ профессоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев