Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы бара
26 июнь – Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне.
Шул уңайдан бу ай Россиядә Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы дип игълан ителде.
Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч күренешләреннән берсе, дисәк, һич арттыру булмастыр. Ул ел саен дистәләрчә мең гомерләрне алып китә, меңнәрчә кеше хезмәткә сәләтсез булып кала. Наркомания бигрәк тә яшьләрне аямый. Саннардан күренгәнчә, узган ел Россиядә 500 мең тирәсе наркоман теркәлгән, ә барлыгы алар илдә – 6 миллион тирәсе.Аларның күбесе – 16-30 яшьлек яшь кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев