САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда милли мәсьәләләргә игътибар яхшы оештырылган

.

Бүген районга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Ляйсан Низамова эшлекле сәфәр кылды. Аның белән бергә мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе баш киңәшчесе Альбина Башарова да килгән иде. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева каршы алды һәм озатып йөрде. Кунаклар иң элек Зур Нөркәй урта мәктәбендә булдылар, аннан район үзәгендә туган якны өйрәнү музеена керделәр. “Лилия” балалар бакчасы, район мәдәният йорты, үзәк китапханә, “Сарман” кинотеатры эшчәнлекләрендә халыклар дуслыгы чагылышы, милли мәсьәләләр торышы да район кунакларында бары уңай тәэсирләр калдырды.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X