САРМАН
  • Рус Тат
  • Районда Мәгариф тармагында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде

    Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты агымдагы елга тикшерүләр планы нигезендә 30 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр районның мәгариф учреждениеләрен тикшерде. Бүген, 4 декабрь көнне, Сарман гимназиясендә үткәрелгән йомгаклау киңәшмәсендә аның нәтиҗәләре игълан ителде. Тикшерүләр барышында районның 23 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе,...

    Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты агымдагы елга тикшерүләр планы нигезендә 30 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр районның мәгариф учреждениеләрен тикшерде. Бүген, 4 декабрь көнне, Сарман гимназиясендә үткәрелгән йомгаклау киңәшмәсендә аның нәтиҗәләре игълан ителде.

    Тикшерүләр барышында районның 23 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, 19 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе тикшерелде. Тикшерү өч юнәлештә үткәрелде - федераль дәүләт күзәтчелеге, сыйфатка федераль контроль һәм лицензион контроль, ә балалар бакчалары федераль дәүләт күзәтчелеге буенча тикшерелделәр. Тикшерү барышында департамент хезмәткәрләре белем һәм тәрбия бирү оешмаларының соңгы өч еллык документларын анализладылар. Аерым алганда, белем бирү, барлык фәннәр буенча эш программаларын, укыту планнарын, белем бирү сыйфатын бәяләү буенча документларны, класс журналларын, дәрестән тыш эшчәнлекне, өйдә укыту һәм башкаларны тикшерделәр. Моның өчен югары категорияле укытучылар арасыннан 19 эксперт җәлеп ителде, алар 87 дәрестә булдылар.

    Йомгаклау киңәшмәсендә төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән миинстрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Ул ачыкланган кимчелекләргә тукталды, уңай якларны билгеләп үтте.

    Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева мәгариф хезмәткәрләренең квалификацияләрен үстерү буенча үткәрелә торган чаралар, алар өчен эшләнгән яңа программалар белән таныштырды.

    Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, ачыкланган кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барылачагын белдерде.

    Шушы ук көнне Сарман гимназиясендә укыту-өйрәтү семинары да үткәрелде. Аның кысаларында педагогик хезмәткәрләр өчен "түгәрәк өстәл"ләр, әңгәмә-практикумнар оештырылды. Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре һәм район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методистлары катнашында уздырылды.

    Фото һәм материалны Зөлфия Шәрипова әзерләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим