Районда малын күзәтүчесез йөртүчеләргә штраф салына
Районда малларны урамда күзәтүчесез йөртү очраклары булгалап тора. Аларның басуларга керү, таптау, матди зыян китерү, шулай ук югалу ихтималы бар. Малларын күзәтүчесез йөрткән кешеләргә, юридик затларга административ җаваплылык каралган. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә торак пунктлар территорияләренең төзеклеген саклау кагыйдәләрен бозучы гражданнарга - 2000 сумнан...
Районда малларны урамда күзәтүчесез йөртү очраклары булгалап тора. Аларның басуларга керү, таптау, матди зыян китерү, шулай ук югалу ихтималы бар. Малларын күзәтүчесез йөрткән кешеләргә, юридик затларга административ җаваплылык каралган. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә торак пунктлар территорияләренең төзеклеген саклау кагыйдәләрен бозучы гражданнарга - 2000 сумнан 5000 сумга кадәр, җаваплы хезмәткәрләргә - 15000 сумнан 30000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф салу каралган. Ел дәвамында кагыйдә бозу кабатланса, җаваплы хезмәткәрләргә - 30000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга 200000 сумнан 500000 сумга кадәр штраф салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев