САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Ленинград блокадасында катнашканнарны бүләкләделәр

27 январьдә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тула. Нева яры буендагы шәһәр өчен 872 көн дәвамында өзмәс каты сугышлар бара. Фашист дивизияләре боҗрасында коралсыз, азык-төлексез, сусыз калган хәрбиләр һәм халыкны бары тик җиңүгә өмет кенә яшәтә. Ленинград өчен барган сугышларда районыбыздан катнашканнарның бүгенге көндә нибары икесе генә исән. Болар - Җәлилдән Харисов Фатыйх Харис улы белән Илексаз авылында яшәүче Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы.

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Шәрипҗан абыйга “Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 75 ел тулу хөрмәтенә” истәлек билгесе белән бүләкләде, күчтәнәчләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов та ветеранга сихәт гомер, тигез картлык, балалар, оныклар куанычы теләделәр. Шәрипҗан абый белән тормыш иптәше Миңненур апа 70 ел матур гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, онык-оныкчыкларына сөенеп яшиләр. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укыгыз. 
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев