Районда көзге культураларны суктыру төгәлләнде
Арышның һәр гектарыннан уртача - 28, көзге бодайдан 22 центнер уңыш алынды. Бүгенге көндә тулы куәтенә арпаны җыю бара. Ул 14350 гектарда үстерелгән иде, аның 6200 гектары суктырылды. Һәр гектардан алына торган уртача уңыш 25 центнер тәшкил итә. Аграр көллияттә бу күрсәткеч - 25,6 центнер. «Нөркәй» агрофирмасында исә иң югары...
Арышның һәр гектарыннан уртача - 28, көзге бодайдан 22 центнер уңыш алынды. Бүгенге көндә тулы куәтенә арпаны җыю бара. Ул 14350 гектарда үстерелгән иде, аның 6200 гектары суктырылды. Һәр гектардан алына торган уртача уңыш 25 центнер тәшкил итә. Аграр көллияттә бу күрсәткеч - 25,6 центнер. «Нөркәй» агрофирмасында исә иң югары уңыш - гектарыннан уртача 29,3 центнер җыялар. Биредә арпаның 52 процентын җыеп алдылар инде. «Сарман» агрофирмасында ул - 50, «Җәлил» агрофирмасында 38 процент мәйданнан җыелды.
Агрофирмалар соңгы елларда онытыла башлаган донникны игүгә әйләнеп кайттылар. «Нөркәй» агрофирмасында аның орлыкка калдырылган мәйданнарының һәр гектарыннан 10,6 центнер бөртек суктырып алдылар. «Сарман» һәм «Җәлил» агрофирмалары көзге чәчүгә керештеләр. Бу эш район буенча 15600 гектарда башкарылачак.
Игеннәр җыелган мәйданнарда шундук саламы җыелып, эскертләнеп яисә прессланып барыла. Барлыгы 7000 тонна салам әзерләнде. Сенаж салу әле дәвам итә. Ул планга карата 114 процент итеп салынды инде. «Туган як» агрофирмасында силос салуга керештеләр. Бу сусыл азык анда 600 тонна әзерләнде.
Туфракны төп эшкәртү 9400 гектарда үткәрелде. Шуны да әйтергә кирәк: быел туфракны тирәнәйтебрәк эшкәртү бурычы куела. Мондый мәйданнар шактый арттырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев