САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда көзге чакырылышка старт бирелде

Бүген Татарстанда, шул исәптән районда да, хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе старт алды.

Гражданнарны армиягә алу 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген хәрби комиссариатта районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы уздырылды. Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды. Комиссия каршына биш егет басты.
- Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсенә 50 гражданны көзге чакырылыш вакытында армия хезмәтенә җибәрү планы куелган, - ди хәрби хезмәткә чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Ленар Һадиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев