САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда күз буенча яшь инвалидлар слеты үткәрелде

15 август көнне районда Татарстан Республикасының күз буенча яшь инвалидларының регионара слеты ачылды.

Анда дүрт төбәктән – Татарстан, Чувашстан, Марий Эл һәм Мәскәүдән вәкилләр катнашты. 
Бүген Даулы болында алар өчен Сабантуй уздырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде. 
Күз буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында төрле талант ияләре бар. Алар җырладылар, төрле спорт уеннарында катнаштылар. Җиңүчеләргә Почет грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шушында ук инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе дә эшләде. 
Слет үз эшен 18 август көнне тәмамлаячак. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X