САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә

Сарман районында күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча эшләр башланды.

Быел Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “Безнең ишегалды” республика программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ул биш елга исәпләнгән, һәм шушы вакыт эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә ишегалларын норматив хәлгә китерү күздә тотыла. Быелгы эшләр өчен республика бюджетыннан 8 миллиард сум акча бүленгән. Программа нигезендә күпфатирлы йортларга караган 7 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Районда да әлеге программа буенча тугыз ишегалдын яңарту планлаштырыла. Шуларның дүртесе – Сарманда, бишесе Җәлилдәге йортларныкы. Төзекләндерү барышында тротуарларны ясау, асфальт җәю, көндәлек-көнкүреш калдыклары түгелә торган контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны бетоннан эшләү, балалар мәйданчыкларына комнан җирлек әзерләү, кер киптерү һәм палас кагу урыннары булдыру кебек эшләр башкарылачак. Бу эшләргә республика казнасыннан 34,4 миллион сум акча каралган. Барлыгы 14 мең квадрат метр каты, 3 мең квадрат метр комлы өслек җәю күздә тотыла. Моннан тыш светодиодлы яктырткычлар белән 88 багана урнаштыру да планлаштырылган.
Бу көннәрдә район үзәгенең Ленин урамындагы 45, 47, 53 санлы күпфатирлы йортлар тирәсендә берләштерелгән ишегалдын төзекләндерү бара. Монда тротуарлар ясала, бордюрлар урнаштырыла, асфальт өслек җәелә.
Быел район үзәгенең Ленин урамы 14 һәм 2а йортлары, Совет урамы 15 нче йорт ишегаллары да матурланачак. Алдагы дүрт елда программага кергән башка ишегалларын да төзекләндереп бетерәчәкләр.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X