САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда коррупциягә каршы чаралар күреләме?

Бу хакта бүген – 23 май көнне район Советының утырышлар залында үткәрелгән коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышында сөйләшенде.

Беренче булып сүз район үзәк хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Рамил Галиевкә бирелде. Ул район үзәк хастаханәсендә эш барышында, шулай ук “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашырганда коррупциягә юл куймау, аны кисәтү чаралары белән таныштырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова коррупциягә каршы алып барыла торган эш, шул исәптән “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру барышында коррупцияне булдырмау буенча үткәрелә торган чараларга тукталды. Мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова да үз чыгышында шушы ук теманы яктыртты.
Утырышны коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X