САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Комсомол туган көнне билгеләп үттеләр

Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) оешуга 29 октябрьдә 100 ел тулды. Шул уңайдан кичә район мәдәният йортында бәйрәм чарасы үтте.

Райондашларны иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев котлады. Ул үзенең комсомолда үткән елларын да искә төшерде, истәлекләре белән уртаклашты. Комсомол эше ветераннары Фәнил Солтанов, Асыляр Харисов чыгышлары да күпләрне яшьлек елларына алып кайтты, хатирәләрен яңартты. ВЛКСМ активистларына аның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган Почетлы орденнар тапшырылды. Районның үзешчән сәнгать осталары үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан комсомол тормышын яктырткан күргәзмә урнаштырылган иде. Үзәк китапханәнең «Комсомол – ялкынлы яшьлек» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә эшләде.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

Мәдәният бүлеге фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев