САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда хәйрия акциясенә старт бирелде

Бүген, 5 сентябрь көнне, республикада “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” ирекле хәйрия акциясе старт алды.

Аның кысаларында, шулай ук Эшче һөнәрләр елы уңаеннан район мәшгульлек үзәге тарафыннан “Сарман” кинотеатрында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.
Балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, райондагы һөнәри династияләр турында сөйләде. Мәшгульлек үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина һөнәр сайлауның мөһимлеген билгеләп үтте, төрле һөнәрләр турында аңлатты. Соңыннан үзәк белгече Гөлгенә Гатауллина балаларга кызыклы биремнәр эшләтте. Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе балалары матур җырларын бүләк иттеләр. Чарада катнашучы балаларга шулай ук мәшгульлек үзәге көче һәм эшмәкәр Илдар Гамиров ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәчләр һәм бүләкләр таратылды. Иң ахырдан аларга кызыклы мультфильм тәкъдим ителде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев