САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда хоккей сөючеләргә барлык шартлар тудырылган

Үз гомерендә бер тапкыр булса да хоккей уйнап карамаган кеше, мөгаен, юктыр.

 Сүз, әлбәттә, профессиональ дәрәҗәдәге уен турында бармый, итек киеп, кулдан ясалган кәшәкә белән урам уртасында уйнау да моңа керә.

Элегрәк бу спорт төре белән шөгыльләнү өчен шәһәрдә яшәү кулайрак иде. Хәзер исә шугалаклар авыл җирендә дә бар. Россия Хоккей федерациясенең планы буенча, алар илебезнең бик күп почмакларында булдырыла. Бу – бик дөрес гамәл. Кем белгән, бәлки, берәр кечкенә генә авылда яңа Бобровлар, Харламовлар, Овечкиннар үсәдер...Районыбызда хоккей сөючеләр турында кайгырталар. Сарманда, кайбер авылларда кортлар бар, Җәлил поселогында күптән инде ябык боз сарае эшләп килә. Командаларыбыз да бар, аларда төрле яшьтәге спортчылар уйный. Хоккейчыларыбыз район эчендәге турнирларда гына түгел, республика, илкүләм ярышларда да катнашалар, уңышларга ирешәләр.

Хоккей турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 3 декабрь санын укыгыз.

Илназ Сираев язмасы

Илгизәр Гаделшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев