САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда икетеллелек турындагы закон тормышка ашырыла

Бу атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың дәүләт телләре турындагы законын тормышка ашыруга багышланган чираттагы киңәшмә үткәрелде.

Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев алып барды. 
Киңәшмәдә агымдагы елның январь ае күрсәткечләре турында сүз алып барылды. Анда республиканың юстиция министры урынбасары Айнур Галимов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министры урынбасары Илдус Насыйров, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, промышленность һәм сәүдә министры урынбасары Лернер Герман чыгышлары тыңланды. Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “ТАТМЕДИА” республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов икетеллелек турындагы республика законының массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылышына тукталды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин республиканың муниципаль берәмлекләрендә законны тормышка ашыру күрсәткечләренең үтәлешен яктыртты. Республиканың Тукай һәм Минзәлә районы башлыклары югарыда телгә алынган законны тормышка ашыру буенча үз җирлекләрендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 
Икетеллелек буенча республика законы районда да актив рәвештә тормышка ашырыла. Республика киңәшмәсеннән соң районда январь аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев