САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда икетеллелек турындагы закон гамәлдә

Кичә, 27 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында икетеллелек турындагы законны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган комиссия утырышы үткәрелде.

 Аны вице-премьер Васил Шәйхразыев алып барды. Ул Яңа елдан законның үтәлешенә карата таләпләрнең тагы да көчәйтеләчәген, сүлпәннәргә карата чараларның катыландырылачагын белдерде. 
Соңыннан район комиссиясендә югарыда телгә алынган законны тормышка ашыру кысаларында районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сүз алып барылды. Исегезгә төшереп үтәбез: икетеллелек турындагы закон нигезендә торак пунктлар, урам, географик һәм башка атамалар ике телдә дә язылырга, барлык социаль объектларда, кибет һәм башка халык була торган урыннарда мәгълүмати белешмә ике телдә дә бирелергә тиеш. Бу закон шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына, сайтларга да кагыла. 
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев