САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда икеайлык игълан ителде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 567-р санлы боерыгы нигезендә районда Башкарма комитет җитәкчесенең “Санитар чистарту, яшелләндерү һәм районның торак пунктларын төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында” 85 номерлы карары дөнья күрде.

Шул рәвешле авыл җирлекләре арасында бәйге игълан ителә, җиңүчеләр – өч призлы урынга, актив катнашкан өчен өч кызыксындыру бүләгенә ия булучылар Сабан туенда билгеләнәчәк. Район халкы “Иң төзек йорт” бәйгесендә катнаша ала. Икеайлык кысаларында көнкүреш калдыклары полигонда бушлай кабул ителәчәк. Эшләрне барлап, контрольләп торыр өчен, махсус штаб төзелгән, чаралар планы булдырылган. 

  • Узган ел санкцияләнмәгән җирләргә чүп түгүчеләрне ачыклау һәм хасил булган чүплекләрне бетерү өстендә зур эш башкардык. Быел да шул юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Былтыр 35 шундый чүпле урын бетерелде, 5000 куб көнкүреш калдыгы түгелде. Чистартылган җирләрне яңадан чүплеккә әверелдерүгә юл куймаска, - дип кисәтте авыл җирлекләре башлыкларын район Советында узган чираттагы киңәшмәдә чыгыш ясаганда район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев. – һәр җирлектә теләсә кая чүп чыгарып түгүче кешеләр бар. Безнең максат – ул чүпләрне җыештыру гына түгел, тәртип бозучыны ачыклап, тиешле җәзасын бирү.

Икеайлык кысаларында сусаклау зоналарын, паркларны, скверларны, балалар мәйданчыкларын, халык күпләп ял итү урыннарын, бакча җәмгыятьләре, гараж кооперативлары  территорияләрен санитар чистарту эшләре планлаштырыла. Узган ел хөкүмәт ярдәме белән коммуналь хуҗалыгына алынган агач кисү машинасы күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр, дигән ышаныч бар. Быел да “Урман атнасы”, “Яшел Рәсәй”, “Чиста яр” акцияләре, һәр атнаның җомга көнендә өмәләр планлаштырыла. 

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев