Районда "Халык контроле" эшли
Билгеле булганча, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Быел аның категорияләре янына тагын берничәсе өстәлде: "Авыл хуҗалыгы" (сөткә бәяләр буенча да хәбәр бирү мөмкинлеге бар); "Дини һәм милли нигездә экстремизм һәм конфликтлар"; "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм аларның әйләнеше" (ваклап сатудан тыш) һәм "Коррупциягә каршы...
Билгеле булганча, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Быел аның категорияләре янына тагын берничәсе өстәлде: "Авыл хуҗалыгы" (сөткә бәяләр буенча да хәбәр бирү мөмкинлеге бар); "Дини һәм милли нигездә экстремизм һәм конфликтлар"; "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм аларның әйләнеше" (ваклап сатудан тыш) һәм "Коррупциягә каршы көрәш". Шулай ук исегезгә төшереп үтәбез: бик үк намуслы булмаган эш бирүчеләрне ачыклау максатыннан, формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган эш хаклары турында "Халык контроле" системасының "Соры хезмәт базары" юнәлешенә хәбәр итәргә мөмкин. Шуны да җиткерәбез - "соры" хезмәт хаклары белән көрәш буенча "кайнар линия" эшли: 2-54-41 (район башкарма комитеты); 2-62-42 (мәшгульлек үзәге). Бу телефоннарга булган шалтыратулар белгечләр тарафыннан анализлана, алынган мәгълүматлар оешмаларда үткәрелә торган тикшерүләр вакытында файдаланыла һәм хезмәт хакын легальләштерү буенча территориаль комиссиягә тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев