САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда халык гозере үтәлә

Район халкының гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү, туган проблемаларны уртага салып хәл итү максатларында, газетабыз битләрендә "Кара-каршы элемтә", "Сорау-җавап", "Җитәкчегә соравым бар", "Кыек багана" махсус сәхифәләре булдырылды. Аларда күтәрелгән мәсьәләләр даими рәвештә чишелеш таба, халык белән җитәкчелек арасында аңлашып яшәү мохитен тудыра. Район үзәгенең Ленин урамы 57, 59, 63 йортларында яшәүчеләрдән...

Район халкының гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү, туган проблемаларны уртага салып хәл итү максатларында, газетабыз битләрендә "Кара-каршы элемтә", "Сорау-җавап", "Җитәкчегә соравым бар", "Кыек багана" махсус сәхифәләре булдырылды. Аларда күтәрелгән мәсьәләләр даими рәвештә чишелеш таба, халык белән җитәкчелек арасында аңлашып яшәү мохитен тудыра. Район үзәгенең Ленин урамы 57, 59, 63 йортларында яшәүчеләрдән ишегалларында караңгы булуы хакында мөрәҗәгать кергән иде. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев хәбәр иткәнчә, халык гозере үтәлгән.

- Аталган йортлар ихатасында багана утлары куелды. Алдагы 2-3 атна эчендә 63 нче йорт янына тагын бер нокта өстәләчәк, - диде бу уңайдан җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев