Районда гражданнар оборонасы айлыгы үтәчәк
2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгы нигезендә гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә. Аның нигезендә район башлыгы Фәрит Хөснуллинның да боерыгы чыкты. Гражданнар оборонасы гомумдәүләт саклык чараларының иң мөһим өлешләренең берсе булып тора. Эре шәһәрләрне һава һөҗүменнән саклау, аның нәтиҗәләрен тиз арада бетерү өчен булдырылган бу хезмәткә...
2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгы нигезендә гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә. Аның нигезендә район башлыгы Фәрит Хөснуллинның да боерыгы чыкты.
Гражданнар оборонасы гомумдәүләт саклык чараларының иң мөһим өлешләренең берсе булып тора. Эре шәһәрләрне һава һөҗүменнән саклау, аның нәтиҗәләрен тиз арада бетерү өчен булдырылган бу хезмәткә тора-бара халык та тартыла. Чөнки ул гадәттән тыш хәлләр вакытында үзен ничек тотарга, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә, үзенә, якыннарына яки зыян күргән башка кешегә ничек ярдәм күрсәтергә икәнен белергә тиеш. Бүген - җитештерүдә катлаулы технологик алымнар, тиз янып китүчән матдәләр кулланылган, әле анда, әле монда бәла-казалар булып торган заманда бу аеруча мөһим.
Айлык барышында мәгариф бүлеге, Сарман авыл җирлеге, район авыллары җирлекләре, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе белән берлектә тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәрес үткәреләчәк. Шулай ук бәла-казалар, агрессия булу ихтималы өчен Бөтенроссия штаб күнегүләре, янгынга каршы һәм эзләү-коткару бүлекчәләрендә Ачык ишекләр көне, күрсәтмә практик шөгыльләр, шул исәптән эвакуация, халыкны шәхси һәм күмәк саклык чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча өйрәнүләр һәм күнегүләр, укыту-методик базаны яңарту, камилләштерү, эшләмәүче халык белән шөгыльләр, лекция, сорау-җавап кичәләре уздырылачак, фильмнар күрсәтеләчәк. Халыкка тиз арада комплекслы һәм үзәк автоматлаштырылган хәбәр итү системаларын тикшерү дә күздә тотыла.
Рафаэль Хәйдәров, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы тармагы буенча район бүлеге консультанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев