САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда газ җиһазлары төзек булмаган фатирлар бар

Район прокуратура- сы торак инспекция- се белән берлектә йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларының куркынычсызлы- гын тәэмин итү бу- енча законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәсендә райондагы җаваплы  оешмаларның эшчәнлегендә кагыйдә бозулар ачыкланды. Төгәлрәк әйткәндә, алар Җәлил поселогындагы күпфатирлы йортларда  вентиляция каналларына  һәм фасад газүткәргеченә  кагылышлы иде. Фатирларда техник хезмәт күрсәтүне  дә яхшыртасы бар. Җәлил,  Җиңүнең 30 еллыгы, Ленин урамнарында урнашкан кайбер йортларның фатирларында вентиляция системасының тарту көче  бик бәләкәй булганлыгы  ачыкланды. Соңыннан бу  кимчелекләр җаваплы оешма тарафыннан төзәтелде,  системалар тузаннан һәм  чүп-чардан чистартылды. Берничә йортта фасад  газүткәргечләренә хезмәт  күрсәтүдә кимчелекләр табылды. Закон нигезендә  йорт һәм фатир эчләрендәге төтен һәм вентиляция каналлары даими  каралып, чистартылып торырга тиешләр.  

Әлмәт зона торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, районның авыл  җирлекләрендәге күпфатирлы йортларында да  газ җиһазларына хезмәт  күрсәтү кагыйдәләре бозылган. Шулай итеп, Россия Федерациясе Торак кодексының кайбер  маддәләрендә каралган  таләпләр үтәлмәгән. Шулай итеп, кайбер авыл җирлекләрендә йортларга техник хезмәт күрсәтү  буенча килешү төзелмәгән.  

Нәтиҗәдә йорт һәм вентиляция каналларына хезмәт  күрсәтелми. Моннан  тыш, бу йортларда тышкы газүткәргечнең, йорт  һәм фатир эчләрендәге  газ җиһазларының, вентиляция каналларының  техник торышына, төзеклегенә һәм герметиклылыгына тикшерү дә  үткәрелми. Мәсәлән, бер  йортның 4 фатирында да  вентиляция каналында  тарту көче бөтенләй юк, икенче бер фатирда ванна  бүлмәсендәге вентиляция  системасы кәгазь белән  капланган, газүткәргечтә  буяу катламы тиешенчә  булмаган йортлар да юк  түгел.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы оешмаларга, 6 авыл җирлегенең  башкарма комитеты җитәкчеләренә кимчелекләрне бетерү турында  күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев