САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда әфганчылар очрашуы узды

Музей хезмәткәрләре чакыруы буенча Тукай районы "Гиндукуш" музее белән берлектә Сарман җирлегендә әфгәнчылар очрашуы узды. Бу очрашуда Тукай, Норлат, Минзәлә, Сарман районнарыннан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты. Кунаклар иң беренче Көлмәт авылына барып Хисамов Мансур каберенә чәчәкләр салдылар, таш куюда катнаштылар, Мансурның әнисе Әминә апа белән очрашып,...

Музей хезмәткәрләре чакыруы буенча Тукай районы "Гиндукуш" музее белән берлектә Сарман җирлегендә әфгәнчылар очрашуы узды. Бу очрашуда Тукай, Норлат, Минзәлә, Сарман районнарыннан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты. Кунаклар иң беренче Көлмәт авылына барып Хисамов Мансур каберенә чәчәкләр салдылар, таш куюда катнаштылар, Мансурның әнисе Әминә апа белән очрашып, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Соңыннан Иске Кәшер авылына барып музей карадылар, Сарман музеенда экскурсиядә булдылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Очрашуны оештыруда Төхбәтуллин Эдуард Тәлгать улы ярдәм күрсәтте.

Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев