САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда “Ел укытучысы” ачыкланды

Бүген Сарман гимназиясендә “Ел укытучысы” бәйгесенең II туры үткәрелде.

  •  “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче дип Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Зиннәтуллина танылды. Ә призерлар дигән исемгә Җәлил беренче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Сәхапова һәм Петровка завод мәктәбенең шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысы Раушания Мортазина лаек булдылар. “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңү Җәлил беренче мәктәбеннән Лилия Шәймәрдановага елмайды. Ә призлы урыннар Сарман гимназиясе укытучысы Раушания Мәтҗановага һәм Җәлил гимназиясе укытучысы Эльмира Шакировага бирелде. “Ел укытучысы” номинациясендә призлы урыннарны Җәлил икенче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Бәдриева, Иске Минзәләбаш мәктәбеннән информатика укытучысы Эльвира Илһамова һәм Җәлил беренче мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Сафиуллина бүлешсәләр, җиңүче исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Нургалиева лаек булды. 
    Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячаклар. 
    Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев