САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Дәүләт телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссияләр утырышында каралды

Бүген район Советының кече утырышлар залында районда ТР телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссиясенең, район Советының законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә, экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән һәм киңәйтелгән утырышы узды. Аны район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Утырышта район...

Бүген район Советының кече утырышлар залында районда ТР телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссиясенең, район Советының законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә, экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән һәм киңәйтелгән утырышы узды. Аны район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Утырышта район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, берничә оешма җитәкчесе катнаштылар. "ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр" ТР законы таләпләренең районда үтәлеше белән Гүзәл Гәрәева таныштырды. Мортыштамак авыл җирлеге мисалында законның җирлекләрдә үтәлешен үз чыгышында шул авыл җирлеге башлыгы, район Советының экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе Мәҗит Әхмәтгәрәев яктыртты. Санитар икеайлык нәтиҗәләре турында административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Айдар Хөснетдинов информациясе тыңланды. Каралган сораулар буенча фикер алышулар булды, тәкъдимнәр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев