САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда бюджет оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасы башланды

Районда бюджет оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасына старт бирелде. Ул «Президент белән бергә» хәрәкәте белән берлектә «Без сәламәт. Безгә кушылыгыз» шигаре астында узачак. Аны ачу тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Хөснуллин катнашты һәм райондашларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Бүген килгән командалар арасында кече футбол ярышлары узды. Уеннар...

Районда бюджет оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасына старт бирелде. Ул «Президент белән бергә» хәрәкәте белән берлектә «Без сәламәт. Безгә кушылыгыз» шигаре астында узачак. Аны ачу тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Хөснуллин катнашты һәм райондашларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Бүген килгән командалар арасында кече футбол ярышлары узды. Уеннар оешкан төстә барды. Көн җиңүчеләре булып Иске Кәшер авыл җирлеге командасы танылды. Икенче урында - Иске Минзәләбаш авыл җирлеге, өченчедә - муниципаль хезмәткәрләр командалары. Спартакиада барышында ГТО нормативлары тапшырырга да була, биредә дә ул мөмкинлек бар иде.

Спартакиада айдан артык дәвам итәчәк һәм аңа гомуми нәтиҗә 18 сентябрьдә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев