САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда бушлай дарулар бирелә башлады

Районда коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучы авыруларга бушлай дарулар бирә башладылар.

Мондый дарулар үзәк даруханә аша бирелә. Аннан алынган мәгълүматларга караганда, дарулар кайтып тора. Бүгенге көндә үзәк даруханәдә Covid-19 дан ярдәм итүче 10 төрле дару бар. Алар арасына антибиотиклар, вируска каршы, гормональ һәм кан сыеклагыч препаратлар кертелгән. Арзанлылары да, шулай ук кыйммәтлеләре дә кайтарылган. Дарулар табиб рецепты буенча бирелә, аларны өйдә дәваланучы авыруларга волонтерлар яки җаваплы итеп беркетелгән медицина хезмәткәре тәүлек дәвамында илтеп бирә.
Бу хакта тулырак – газетабызның чираттагы санында.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев