Районда бу елның беренче сабые туды

4 килограмм 270 граммлы баһадир кыз 1 январь көнне туган.

Ике малайдан соң көтеп алынган сабыйга әти-әнисе Нәркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар матур исем дә тапканнар. Ләйләгә һәм аның якыннарына ныклы сәламәтлек телибез. Бәхетле һәм тәуфыйклы сабый булып, тигез канат астында уссен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: